
Бу чыгарылышта без яңа илдә тел өйрәнү мәшәкатьләре турында сөйләшәбез. Шул ук вакытта үз телеңне куллануны дәвам иттерү, балаларга тапшыру - моңа бәйле килеп туган сораулар, борчулар, табышлар белән уртаклашабыз. Безне тыңлагыз, якыннарыгызга да тыңлатыгыз. Сезнең хуплаулар безне яңа чыгарылышларга илһамландыра🙏🏻
Безнең телеграм каналыбыз Бер генә сәгатькә
📍Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар:
Алимә академия халыкара татар онлайн мәктәбе
Татарстан китап нәшриятының аудиокитаплары
🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Мәгънәле сурәт - Зөләйха Камалова эше.