Home
Categories
EXPLORE
True Crime
Comedy
Society & Culture
Business
News
Sports
TV & Film
About Us
Contact Us
Copyright
© 2024 PodJoint
00:00 / 00:00
Sign in

or

Don't have an account?
Sign up
Forgot password
https://is1-ssl.mzstatic.com/image/thumb/Podcasts115/v4/ed/10/00/ed1000ae-0dec-93d9-55d6-45161371b88c/mza_12252227167446690286.jpg/600x600bb.jpg
Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха)
Равил Бикбаев
20 episodes
2 days ago
Равил хәзрәт Бикбаев Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре турында файдалы мәгълүмәт бирә
Show more...
Islam
RSS
All content for Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха) is the property of Равил Бикбаев and is served directly from their servers with no modification, redirects, or rehosting. The podcast is not affiliated with or endorsed by Podjoint in any way.
Равил хәзрәт Бикбаев Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре турында файдалы мәгълүмәт бирә
Show more...
Islam
http://file2.podfm.ru/64/641/6412/64127/images/pod_11_or.jpg
Әс-Сәмийгь, Әл-Бәсыйрь (11-нче тапшыру)
Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха)
42 minutes
9 years ago
Әс-Сәмийгь, Әл-Бәсыйрь (11-нче тапшыру)
әс-Сәмийгь - Аллаһ барча тавышларны Ишетүче. Аның ишетүе мәхлукатларныкы кебек түгел, ә Үзенә генә хас рәвештә камил ишетү һәм ул ике төрле: 1) Аңа җирдә вә күкләрдә һичнәрсә дә яшерен түгел. Ул барча ишетелә торган нәрсәләрне Үзенең ишетүе белән чолгап алды һәм тавышларның барчасын да бер вакытта ишетә, Аның өчен алар берсе дә буталмый. Ул тышкыны да, эчкене дә; ачыкны да, яшеренне дә ишетә. 2) Аннан сораучыларны, дога кылучыларны вә Аңа гыйбадәт кылучыларны Ул игътибарсыз калдырмый, Аларның сорауларына җавап бирә вә әҗер-савап белән бүләкли. әл-Бәсыйрь - Аллаһ барча нәрсәләрне; ачыкны вә яшеренне, якынны вә еракны Күрүче. Аның күрүе мәхлу-катларныкы кебек түгел, ә бәлки Үзенә генә хас рәвештә камил күрү. Аның күрүе җирдәге һәм күкләрдәге барча нәрсәләрне чолгап ала, хәтта караңгы төндә кечкенә кара кырмысканы, аның тышкы вә эчке әгъзаларын, эчендәге ризыкларын Күрүче. Ул үсемлекләрнең эченнән агучы суларны Күрүче. Аннан һичкем-һичнәрсә яшерен түгел, Аның күрүенең чиге юк.
Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре (Имена Аллаха)
Равил хәзрәт Бикбаев Аллаһ тәгаләнең бөек исемнәре турында файдалы мәгълүмәт бирә